Табигать белән дуслаш (12+)

4 июнь көнне 11 нче санлы китапханәдә балалар өчен Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне яклау көненә багышланган «Табигать белән дуслаш» танып белү-уен программасы уздырылды. 

Алып баручы белән берлектә катнашучылар «экология» төшенчәсенең мәгънәсен ачыклады, «Гөмбәләр патшалыгы» дигән ребуслардан торган «Урманга дус булып кер» интерактив уенында, «Гаҗәеп үсемлекләр» могҗизалар кырында, «Канатлы дуслар» викторинасында катнашты. Сәяхәт барышында яшүсмерләр хайваннар турында сорауларга җавап бирде, экологик биремнәр үтәде, Кызыл китап, аның килеп чыгу тарихы, әһәмияте, анда кертелгән сирәк хайваннар, үсемлекләр турында белде. Танып белү материалы укучыларга аңлаешлы булсын өчен, чарада «Россиянең Кызыл китабы» һәм «Татарстанның Милли паркы» видеоязмалары кулланылды, «Бар җирдә матурлык яши» видеоклибы күрсәтелде. Теләге булганнар «Җир йөзе һәм андагы кешеләр күркәм» дигән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән кызыклы китаплар һәм журналлар белән таныша алды. Әлеге очрашуыбыз балаларны табигатьне аңларга, хөрмәт итәргә, ишетергә, яратырга һәм сакларга өйрәтер дип ышанып калабыз. 

Поделиться: